Поделиться Поделиться

И, Гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә! 4 страница

Фарис арган,күрәсең,малайның күзләре йомыла.Гадилә аны йокы бүлмәсенә кертеп,чишендереп урынга яткызды да кухняга Сәяр янына чыкты.

-Сеңлебезнең дә,батырның да хәлләре әйбәт.Нинди исем кушарлар икән?Сәяр,әйдә Фәнзирәгә әйт әле,улларына Инсаф дип кушсын!Үзебезнең улыбыз шикелле яратыр ,үстерергә булышыр идек.

-Соң кияү миңа сөенче алгач ук, “Малай Инсаф булачак!”-диде.-Мин сиңа гына әйтмичә торам.

Гадилә бая хастаханә ишек алдында Сибгатуллин кияве биргән акчаны алай да санап карарга булды.Пачкада меңлекләрдән торган төгәл йөз мең акча иде.Сәяр хатынының бу эш белән шулкадәр әвәрә килүенә бераз аптырап та карады:

-Нишләргә җыенасың инде?

-Галиягә дип бирде бит аны,менә ниләр алырга кирәк булыр-исемлеген төзим дә һәр туздырган сумманы яза барам.Моның илле меңен малайга аерым алып куям,калганына Галиягә кирәк булган әйберләрне акрын-акрын гына алгалап барырмын.Хатынының киң күңелле,ярдәмчел булуы бер яктан ирне сөендерсә, икенче яктан бераз хафага да салды.

Санаулы көннәр тиз уза.Биш көн узгач та,Фәнзирәне бала тудыру бүлегеннән чыгардылар.Кияүләре сүзендә торды-иртәгә малайны алып чыгасы дигән көнне бер кочак бүләк белән кайтып төште.Беренче бүләкне Фарис эләктерде.Поездлары йөри торган тимер юл уенчыгы малайга аеруча ошады.Ул ашавын да онытып, поездны куды да куды...Сәяр белән Самат кияү өйдә чагында, Гадилә каенсеңлесенең йортын җыеп-юып чыгарды.Баланы алып кайту өчен кирәк –яракларны тәртипләп куйды.Күңеллерәк булсын дип,телевизор кабызган иде.Татар моңнары йөрәгенә үтеп керде.Татар телендә яңгыраган җырларның күбесе күңел дәфтәренә язылып бара.Инде эшне төгәллим дигәндә,”Сәлам юллыйм”тапшыруы башланып китте.Гадилә кулындагы юеш чүпрәген куярга да онытып ,онытылып китеп, җыр тыңлады.Бигрәк моңлы җыр!Бәширә икән:

Баш очымнан пар аккошлар очты,

Миннән сәлам алып киттеләр.

Синең белән пар аккошлы көннәр

Күңелемнән ләкин китмиләр....

Бу җырны тыңлаганда ,нишләптер,Галия балакай күз алдына килде.Иртәгә аны да чыгарасылар икән?Аны кем каршы алыр да борчуларыннан аралап кем юатыр?!Гадилә җырны тыңлап бетереп,телевизорны сүндерде .Җыр хатынга тыңгылык бирми иде.бер таныш булмаган бу кыз алар тормышына каян килеп керде соң?Галияне уйламаган көне юк хәзер.

Өйләренә кайтышлый,Гадилә бер бәйләм алсу розалар сатып алды.Иртәгә Сәярыннан бирдерер ул чәчәкне.Озатып калучы шәфкать туташлары янында да йөз аклыгы булыр,Галиянең дә кемгәдер кирәк булуын күрерләр.Гадилә өйгә шатланып кайтып керде.Ул каөткач та өстәл артына бергәләп чәй эчәргә генә җыенганнар иде,өй телефоны шалтырады:

-Яруллиннармы?

-Әйе.сезгә кем кирәк?

-Яруллиннарның кайсы да ярый,,-диде тупас тавыш.

-Ә сез кем буласыз соң?

-Неважно!Карагыз әле,сез анда роддомда Галия янына йөрисез икән,вот шул,если Инсафка бәйләнергә уйласагыз,сытам...чебен урынына...Понятно?Поняли?!....Гадилә Сибгатуллинның гөбедән чыккан сыман тупас тавышын танып алды.

-Без теләгән кешеләребез янына йөри алабыз.Без –Алла бәндәләре барыбыз да.Ә куркытырга сәбәп юк.Безнең урлаган малыбыз да,яшерен эшләребез дә юк,хөрмәтле судья әфәнде!Сәярның йөзе агарып китте.Хатынының батыр җавабы аны да ,Саматны да таң калдырды.Гадилә Сибгатуллинның башка әйтер сүзен көтеп тормыйча,телефонны куйды.

-Карагыз әле сез моны,улыбызны теге дөньяга илтеп тыккан кешене яклап калуы җитмәгән, Галия тормышына, Инсаф киләчәгенә,безнең яшәешкә тыгыла!Алланың кашка тәкәсе диярсең!

Гадилә иртә уянды.Таң яктылыгы урам яктагы тәрәзәдә беленә генә башлаган.Коридорда торган зур стена сәгате кояш чыгарга бер сәгать ярым калганын күрсәтә. Кояш чыга башлаганчы өлгерергә кирәк.Гадилә иртәнге тәһарәтен яңартып, намаз укыганда кия торган күлмәген киде.Өйдәгеләрнең тыныч сулыш алып,тәмле итеп йоклаганнары Гадиләгә дә күңел тынычлыгы китерде.Иртәнге намазны кояш чыгарга 5 минут алдарак тәмамлау хәерлерәк. Чөнки кояш чыгып торган вакытта намазлар укырга ярамый. Иртәнге намазны укыган вакытта кояш чыга башласа да Гадилә намаз бозылганын белгәнгә ашыкты:

-Ният кылдым иртә намазымның 2 рәкәгать сөннәтен үтәмәккә халисан лилләһи тәгалә...Намаз укыганда, Гадиләнең, әйтерсең лә, тәне генә түгел, бөтен җаны сафлана сыман...

Стәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әстәгъфируллаһ, әллааһүммә әнтәс-сәләәмү үә минкәссәләәм, тәбәәрактә йәә зәлҗәләәли үәл икраам,-дип сәламен бирде дә хатын иртәнге намазын тәмамлады.”И , мәрхәмәтле, изге Аллаһы тәгалә , кулларымны күкрәгемә куеп сорыйм,тату нигезебездә тагын да бала сөю шатлыгын,бәхет-сәгадәтен насыйп әйләсәң иде!”дип инәлеп –инәлеп,теләк теләде.

Иртәнге чәйне эчкәч тә, Гадилә кайбер күрсәтмәләр бирүне кирәк тапты:

-Сәяр,Самат белән сәгать уннан да калмыйча, бала тудыру бүлегенә барыгыз.Фирая Газизовнага тәмле чәй белән конфетларын, кул ял бирергә онытмагыз.Бала төреп бирүчегә дә бүләк- менә бу пакетта.Бүләкләрне бутый күрмәгез! Сәяр, анда Фәнзирә белән бергә Галияне дә чыгаралар.Улын Казанга озатканнар,үзе рәтләнеп килә, менә бу алсу розаларны аңа бирерсең.Аңа иртәгә чәчәк бирүче булмас, балакаем кимсенмәсен, матур сүзләр әйтеп бир,яме,җаным!Әгәр теләсә,кичен безгә әйләнсен, мин эштән кайткач,киләчәккә планнарын сөйләшербез.

Балалар бакчасында төшке аш вакыты якынлашып килә.Өлкән төркем тәрбиячесе мөдир бүлмәсеннән күзләре кызарып, елап чыкты.Иң башы туктаусыз селкенеп торудан,Алсуның һаман тынычлана алмавын чамалап була.Гадилә андый чакта кирәкле сүзен таба белә, аны яраталар,аның сүзенә колак салалар:

Ни булды ,алтыным?

И, Гадилә апа, дөньяларында торасым килми лә!

Чү,бусы нинди сүз тагын?”Иске авыздан яңа сүз”дигәндәй...Яле тынычлан,әйдә синең төркемдәге балаларны ашатып алыйк та,сөйләрсең ни булганын,җиңел булып китәр,-дип Гадилә кухняга кереп китте.

Похожие статьи